Мамадыш “Кайгырту” үзәгендә гаилә чарасы узды

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре күп балалы гаиләләрдән әниләр һәм балалар катнашында чара үткәрде.

Чараның максаты булып балалар һәм зурларның мәдәни аралашуын формалаштыру торды.

Очрашу "Кайгырту" үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә узды. Психологлар тест һәм анкета тутыру үткәрде. "Уңган куллар" клубы кысаларында ирекле темага педагоглар мастер-класс күрсәтте.

Чара чәй табыны артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International