Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә түгәрәк өстәл форматында чираттагы киңәшмә узды.
Әлеге чарага Яшел Үзән районы торак-коммуналь хуҗалыгы һәм муниципаль унитар предприятиеләр вәкилләре чакырылды: «Зеленодольское предприятие теловых сетей» ААҖ, "Жилсервис-М" ҖЧҖ, "Торак компаниясе "Респект" ҖЧҖ, "Идарәче компания "Старт-3" ҖЧҖ, "Уютный Дом" ҖЧҖ, "Энергосервис-Н" ҖЧҖ, "Таиф" һ.б.
Очрашу кысаларында катнашучыларга мәшгульлек хезмәте органнарына вакантлы эш урыннары булу турында мәгълүматлар җиткерү, "Россиядә Эш" Гомумроссия Порталында вакантлы эш урыннарын урнаштыру, халыкны эш белән тәэмин итү законын үтәмәгән өчен эш бирүчеләрнең җаваплылык тотуы, һәм башка мәсьәләләр хәл ителде.
Чара ахырында барлык катнашучыларга да халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтенең "кайнар линия" номерлары, контакт мәгълүматлар туплаган буклетлар тапшырылды.