Җомга көнне, 12 майда Түбән Кама шәһәре Кызыл Ачкыч поселогы "Кама" сәламәтләндерү лагере территориясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган "Яшь патриот" хәрби-спорт уены узды.
Чарада Алабуга "Яңа йорт" социаль приютында тәрбияләнүчеләре кергән "Комета" җыелма командасы катнашты.
Ярышлар башланыр алдыннан катнашучылар билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салды. "Кама" лагере территориясендә чараның ачылыш тантансы узды.
Уен этапларында командалар беренче медицина ярдәме күрсәтү, автомат җыю сәләтен күрсәтте. Үткәрелгән уен патриотик тәрбия бирү, Ватанга мәхәббәт хисе тәрбияләүдә ярдәм итте.