2017 елның 18 маенда Зәй эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Әлеге чарада "КАМАЗ" (Логистика үзәге) ҖАҖ, "Таттелеком" ҖАҖ, "Ялта-Зәй" спорт әзерлеге үзәге ҖЧҖ, "МТП-Групп" ҖЧҖ вәкилләре катнашачак.
"Якшәмбе мәктәбе" социаль-әһәмиятле грант проектын тормышка ашыру кысаларында Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Кукмара мәхәллә протоирейы Сергей Елисеев һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Замалиева белән берлектә ," Халыкара гаилә көненә багышланган чара үткәрде.
Иртәгә, 17нче майда, Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Совет районы буенча бүлеге эш эзләүче гражданнарны ярминкәгә чакыра. Анда КПАТП № 9" ҖАҖ, "Таттелеком" ҖЧҖ, Казан шәһәре Совет районы Хәрби комиссариаты вәкилләре катнашачак.
Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре гаилә чарасы үткәрде.
2017 елның 15 маенда "Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә Халыкара гаилә көненә багышланган чара үткәрде.
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә " Халыкара гаилә көненә багышланган социомәдәни чара узды.
Менделеевск "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең хезмәткәрләре Халыкара гаилә көнендә үзәк карамагындагылар янына барды.
Лениногорск "Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Лилия Зарифуллина "Минем гаиләм – иң дус" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрде.
Кичә Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Халыкара гаилә көне уңаеннан бәйрәм узды.
Буа "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре опека һәм попечительлек органы белгече белән берлектә Халыкара гаилә көненә багышланган чара оештырды.