"Якшәмбе мәктәбе" социаль-әһәмиятле грант проектын тормышка ашыру кысаларында Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Кукмара мәхәллә протоирейы Сергей Елисеев һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Замалиева белән берлектә ," Халыкара гаилә көненә багышланган чара үткәрде.
Кукмара тегү фабрикасының ашханә базасында сигез социаль куркыныч хәлдә булган гаилә һәм 20 хезмәткәр катнашында чәй табыны үткәрелде.
Очрашу вакытында катнашучылар белән әңгәмәләр, шулай ук конкурслар үткәрелде.