Кичә Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Халыкара гаилә көне уңаеннан бәйрәм узды.
Чарада "Астра" мөмкинлекләре чикле балаларны тернәкләндерү үзәге, "Яңа йорт" социаль приюты, "Игелек планетасы"мөмкинлекләре чикле балалар өчен җәмәгать оешмасы, "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән тәрбияләнүчеләр килде.
Иң кечкенә катнашучылар өчен театрлаштырылган тамаша оештырылды, анда урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары әкиятләр үрсәтте.
Өлкәнрәк балалар өч командага бүленеп, әти-әниләре һәм волонтерлар белән бергә интеллектуаль уенда катнашты.