"Гармония" үзәгендә ата-ана һәм балалар мөнәсәбәтләрен җайга салуга юнәлдерелгән чара узды

2017 елның 16 мае, сишәмбе

Буа "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре опека һәм попечительлек органы белгече белән берлектә Халыкара гаилә көненә багышланган чара оештырды.

Чараның максаты – гаиләнең кеше тормышында әһәмияте турында аңлату.

Оештыручылар сүзләренә караганда, гаилә бәйрәме җылы һәм дустанә атмосферада үтте. Мондый чаралар ата-аналарга балалар белән актив хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International