Эшсез Зәй халкына эшкә урнашырга тәкъдим итәчәкләр

2017 елның 16 мае, сишәмбе

2017 елның 18 маенда Зәй эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Әлеге чарада "КАМАЗ" (Логистика үзәге) ҖАҖ, "Таттелеком" ҖАҖ, "Ялта-Зәй" спорт әзерлеге үзәге ҖЧҖ, "МТП-Групп" ҖЧҖ вәкилләре катнашачак.

Эшсез һәм эш эзләүче гражданнарга автомобиле йөртүчесе, килешүләр төзү буенча агент, кухня хезмәткәре, повар, администратор, электрогазосварщик, монтажчы, бетончы, арматурщик, стропальщик, балта остасы һәм башка вакансияләр тәкъдим ителәчәк.

Чара 10.00 сәгатьтә Зәй шәһәре, Нефтьчеләр пр. д. 37б адресы буенча үткәреләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International