Иртәгә, 17нче майда, Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Совет районы буенча бүлеге эш эзләүче гражданнарны ярминкәгә чакыра. Анда КПАТП № 9" ҖАҖ, "Таттелеком" ҖЧҖ, Казан шәһәре Совет районы Хәрби комиссариаты вәкилләре катнашачак.
Эшсез дәгъва кылучыларга алдагы вакансияләр тәкъдим ителәчәк дип көтелә: автобус йөртүче, шәфкать туташы, каравылчы, контакт-үзәк операторы, электр җиһазларын ремонтлау буенча слесарь-электрик, гранатометчик, механик-йөртүче, пулеметчик, сапер, снайпер, атучы һ.б.
Чара 9.00 түбәндәге адрес буенча башланачак : Казан ш., Журналистлар ур., 13 йорт.