Күп балалы һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең куркынычсыз яшәү шартларын тәэмин итү максатларыннан Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Наталья Бахтигареева, Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча надзор һәм профилактик эшләр бүлеге җитәкчесе Альберт Тимерханов белән берлектә автоматик янгын сигнализациясен тикшерү буенча рейдлар оештырылды.
Рейдлар барышында янгын сүндерү датчикларын тикшерү, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү инструктажларын үткәрү һәм буклетлар тапшыру оештырылды.