"PROFF-навигатор" проекты кысаларында Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Мобиль офисы Яңа Спас гомуми белем мәктәбендә һөнәри юнәлеш биүче чара үткәрү өчен булып кайтты.
Чарада Зәй районы гомуми белем бирү оешмаларының 7-9 сыйныф укучылары катнашты.
Эш белән тәэмин итү үзәге профконсультанты һөнәри юнәлеш бирүче тест яздырды һәм фильм күрсәтте.