Кайбыч районында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекләре белгечләре өчен чираттагы супервизия оештырылды

2017 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Кичә "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә Республика мәгълүмати-методик үзәге белгечләре белән берлектә Кайбыч районында балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү актуаль мәсьәләләре буенча зональ супервизиясе оештырды.

Чараның төп максаты булып һөнәри компетенцияне күтәрү һәм белгечләргә методик ярдәм күрсәтү торды.

Чарада Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарыннан халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәкләренең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегеннән 20 белгеч катнашты.

Семинарда катнашучыларны Кайбыч районы башлыгы урынбасары, социаль яклау бүлеге начальнигы, социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе директоры сәламләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International