Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре авыл җирлеге вәкилләре белән берлектә ялгыз яшәүче 70 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшькә кадәрге гражданнарның яшәү шартын тикшерү максатыннан районның торак пунктларында күчмә чаралар үткәрә.
Әлеге күчмә чаралар Министрлар кабинеты карары һәм Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының боерыклары нигезендә оештырыла.
очрашу барышында гражданнарга янгын куркынычсызлыгы турында белешмәлекләр тапшырыла.