Бүген, 19 май көнне Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль тернәкләндерү бүлекчәсенең хезмәт буенча инструкторы Әлфия Гимадеева тематик чара үткәрде.
15 майда Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының кадрлар әзерләү һәм тармакны үстерү комплекслы үзәгендә “Ятыап торучы авырулар, өлкән инвалидлар яртыннан карау” программасы буенча өйрәнү семинары узды.
Айның һәр сишәмбесендә Питрәч районы “Кайгырту” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре үзләре карамагындагыларның өйләренә барып мастер-класслар үткәрә.
2017 елда Татарстан Республикасында “Өлкән кешене гаиләгә алу” проектын гамәлгә ашыру старт алды. Яр Чаллыдан Габдрафиковлар гаиләсе "Челнинские известия" газетасында әлеге проект турында хикәя күрә һәм "Ышаныч" комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә шалтырата. Биредә гаиләгә Алабуга интернат-йортында яшәүче Елена Бакирова белән танышырга тәкъдим ясый.
Шушы көннәрдә Алабуга эш белән тәэмин итү үзәгенең мобиль офисы мөмкинлекләре чикле балалар өчен махсуслаштырылган белем бирү учреждениеләрендә булды.
“ВИЧ/СПИД стоп” Бөтенроссия акциясен үткәрү кысаларында Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Чистай медицина училищесы студент-волонтерлары "Игътибар! ВИЧ! СПИД! ЗППП!" профилактик лекциясе үткәрелде.
3 нче урта белем бирү мәктәбе базасында муниципаль администратор Марина Архипова һәм "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге секретаре Роза Рыбина 27 шәһәр мәктәпләре директорлары урынбасарлары өчен интерактив семинар үткәрде.
Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара гаилә көненә багышланган чаралар узды.
Кичә, 18 май көнне Зәй эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Биредә түбәндәге предприятиеләрнең кадрлар хезмәте хезмәткәрләре катнашты: "КАМАЗ" (Логистика үзәге) ҖАҖ, "Таттелеком" ҖАҖ, "Ялта-Зәй" спорт әзерлеге үзәге, "МТП-Групп" ҖЧҖ.
"Гаилә кунакханәсе" клубы эшчәнлеге кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә социаль педагог Ольга Плаксина һәм психолог Наталья Емельянова ведомствоара учетта торучы гаиләләр өчен чара үткәрде.