Бүген, 19 май көнне Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль тернәкләндерү бүлекчәсенең хезмәт буенча инструкторы Әлфия Гимадеева тематик чара үткәрде.
Зур кызыксыну белән тернәкләнү курсы узучылар СПИД авыруының тарихы турында белде, сораулар бирде. Фикер алышканнан соң, видеоролик күрсәтелде.
Чара ахырында социаль хезмәт алучыларга сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру турында буклетлар өләштеләр.