“Кайгырту” үзәге белгечләре үзәк карамагындагыларның өйләрендә мастер-класслар үткәрә

2017 елның 19 мае, җомга

Айның һәр сишәмбесендә Питрәч районы “Кайгырту” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре үзләре карамагындагыларның өйләренә барып мастер-класслар үткәрә.

Алар белән аерым да, төркемләп тә шөгыльләнә. Белгечләр “Арт – өлкән яшьтәге кешеләр белән өй шартларында эшләү ысуллары” программасы буенча крючок (ыргак)  һәм энәләр белән бәйләү бәйли, үз куллары белән  открыткалардан, картоннардан, төсле кәгазьләрдән һәм башкалар белән  төрледән-төрле эшләнмәләр ясый

Әлеге шөгыль  өлкәннәргә үз проблемаларын аз гына вакытка булса да онытып торырга ярдәм итә һәм  бер-берсе белән аралашу мөмкинлеге бирә. Алар сүзләренә караганда мондый шөгыльләр  сәламәтлек һәм күңел өчен бик кирәк.

Өлкәннәр белгечләргә  яшьтәшләре белән аралашу мөмкинлеге биргән өчен чиксез рәхмәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International