2017 елда Татарстан Республикасында “Өлкән кешене гаиләгә алу” проектын гамәлгә ашыру старт алды. Яр Чаллыдан Габдрафиковлар гаиләсе "Челнинские известия" газетасында әлеге проект турында хикәя күрә һәм "Ышаныч" комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә шалтырата. Биредә гаиләгә Алабуга интернат-йортында яшәүче Елена Бакирова белән танышырга тәкъдим ясый.
Шулай итеп, Яр Чаллы шәһәрендә беренче үз гаиләсенә карамакка алган гаилә барлыкка килә. Менә инде ярты ел Елена Бакиров үзенең яңа гаиләсендә яши.