ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Кукмара эш белән тәэмин итү үзәгендә мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.

 

Кичә Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Эльмира Гарафутдинова Илфат хәзрәт белән берлектә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара үткәрде. Әлеге чарада 7 кеше катнашты.

 

 

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Лениногорск "Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм"Волонтер" иреклеләр үзәге волонтерлары асфальтта "Бәхетле гаилә" рәсемнәр бәйгесе оештырды.

 


5
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 4 нче июль көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 12 997 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 278 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,63% күрсәткечен тәшкил итте.

 

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1271 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 39 кешегә азрак.

 

"Бергә булдырачакбыз" проектын тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр плотник һөнәрен үзләштерә.

 

Балигъ булмаганнарның психологик сәламәтлеген күтәрү максатыннан, Казанның Авиатөзелеш районы халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы тарафыннан 8-11 яшьлек социаль җайлашуда авырлыклар кичергән балалар өчен төркемле дәрес үткәрде.

 

 

Биектау "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре янгынга каршы 113 нче бүлек хезмәткәрләре белән берлектә авыл җирлекләрендә куркыныч хәлдә калган, инвалид балалары булган, 5 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләрдә янгын килеп чыгуны кичәтүче датчиклары урнаштыралар.

 

"PROFF-навигатор" проекты кысаларында Зәй халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең профконсультанты "Созвездие" балалар сәламәтләндерү лагеренда чара үткәрде. Дәрестә 57 балигъ булмаган бала катнашты.

 

“Бергә булдырабыз” проектын тормышка ашыру кысаларында "Балкыш" балалар өчен приютында балигъ булмаганнар һәм аларның әти-әниләре өчен "Бергә тату гаилә" дип исемләнгән чара оештырылды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International