"PROFF-навигатор" проекты кысаларында Зәй халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең профконсультанты "Созвездие" балалар сәламәтләндерү лагеренда чара үткәрде. Дәрестә 57 балигъ булмаган бала катнашты.
Чара барышында балалар үзләренең һөнәри тартымлыгын белде, анкета тутырды. Шулай ук чара барышында мәктәп укучылары куркыныч һәм үзенчәлекле һөнәрләр белән дә танышты, һөнәрләр турында викторинада катнашты.