Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Алабуга "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре балалар һәм ата-аналар өчен чара үткәрде.
Бөгелмә "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан тәрбияләнүчеләр мавыктыргыч формада бәйрәм һәм аның символы тарихы белән таныштылар.
Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан “Наз” үзәге социаль педагогы Наталья Закирова “Романтик” лагеренда “Гаилә тууы” дип исемләнгән шөгыль уздырды.
Менделеевск "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль тәэмин итү бүлегендә бөтен атна гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланды. Шулай итеп, үзәк белгечләре “Ничек туды минем фамилия” дигән акция үткәрде.
"Йортта бәйрәм" социомәдәни технологияләр кысаларында Алабуга "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре Танайка авылында яшәүче Тюриковлар гаиләсен бәйрәм белән котлады. Шунысын да әйтергә кирәк, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнәндә гаиләләргә бару күркәм традициягә әверелде.
“Бергә булдырабыз” проектын тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр һөнәрләр дөньясы белән таныша. Шулай итеп, чираттагы һөнәри юнәлеш бирүче дәресендә балалар пешекче-кондитер һөнәре белән танышты.
Атнага бер тапкыр Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль-көнкүреш адаптация бүлмәсендә "Кулинария сәнгате" технологиясе буенча дәресләр уза.
Кичә, 5 июльдә, Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Ютазы элеваторы" ҖЧҖендә булдылар.
10 июль көнне Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.