“Бергә булдырабыз” проектын тормышка ашыру кысаларында "Балкыш" балалар өчен приютында балигъ булмаганнар һәм аларның әти-әниләре өчен "Бергә тату гаилә" дип исемләнгән чара оештырылды.
Чара шәһәр паркында узды. Балалар рәхәтләнеп әтиләре белән теннис уйнады, велосипедта йөрде, ә соңыннан барлык балалар да батутта сикерде. Тәрбиячеләр исә ата-аналарга паркның тарихы турында сөйләде.