Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1271 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 39 кешегә азрак.
Шулай ук, Түбән Кама, Яшел Үзән, Алабуга, Кама Аланы, Чистай һәм Менделеевскта эшсезләр саны кимегән. Әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1013, 463, 380, 338, 257 һәм 70 эшсез граждан теркәлгән.