Кукмара районында 20 мөмкинлекләре чикләнгән граждан эшкә урнашырга теләк белдергән

2017 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Кукмара эш белән тәэмин итү үзәгендә мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.

Чарада социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Рузалия Галиева катнашты.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә районның 5 предприятие һәм оешмалары катнашты, шулар арасында "Керамика" ҖЧҖ, Кукмара район кулланучылар җәмгыяте, “Ремстройсервис” ҖЧҖ, Завод Металлопосуды ААҖ, Тегү фабрикасы һәм башкалар булды.

Эш эзләүчеләр эшкә урнашу, хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри яңадан укыту, үзмәшгульлекне оештыру, җәмәгать эшләре, вакытлыча эшкә урнашу мәсьәләләр буенча мәгълүмат алды.

Киләсе вакантлы эш урыннары ярминкәсе агымдагы елның август аенда узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International