ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2017 ел
дүшәмбе

Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова балалар һәм әти-әниләре белән әңгәмә үткәрде.

 

8 июль - Росссия Федерациясе буенча гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсе хезмәткәрләре тернәкләнү узучы пар канатлы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып Казан шәһәрендә яшәүче Исмәгыйлевлар Рауза Хасбиулла кызы һәм Габделшакур Ибраһим улын бәйрәм белән котлап “Пар канатлар” дип аталган музыкаль – уен кичәсе уздырды.

 

 

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә бәйрәм чарасы узды.

 

“Шатлык” приютында “Сәләмәт кешеләр планетасы” темасына асфальтка рәсем ясау конкурсы булып узды.

 

 

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгечләре Лилия Ахмедшина һәм Эльмира Якупова 8 нче социаль участогында балигъ булмаганнар арасында "Гаилә кыйммәтләре" дәресе үткәрде.

 

 

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Наталья Емельянова социаль ярдәм алучы гаиләләр өчен чара үткәрде.

 

 

7 июль көнне «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды. «Наз» үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева социаль һәм медицина хезмәткәрләрнең эш сыйфатын тикшерү турында сөйләде.

 

Шушы көннәрдә Бөгелмә “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр янына кунакка Һөнәрчелек йорты вәкилләре килде.

 


8
июль, 2017 ел
шимбә

Казан Арча зираты Бөек Ватан сугышы Мемориаль комплексында Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевка 100 яшь туу уңаеннан митинг узды.

 

Бүген Яшел Үзән "Гнездышко" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International