Балтач “Наз” үзәге хезмәткәрләренең чираттагы җыелышы узды

2017 елның 10 июле, дүшәмбе

7 июль көнне «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды.

«Наз» үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева социаль һәм медицина хезмәткәрләрнең эш сыйфатын тикшерү турында сөйләде.

Социаль эш буенча белгеч Гүзәл Кәлимуллина "Сәламәтлек чишмәсе” программасын тормышка ашыру турында әйтеп китте. Оештырылган уку социаль һәм медицина хезмәткәрләрнең белемен арттыра, өлкәннәр белән уртак тел табу һәм аларны хөрмәт итәргә өйрәтә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International