Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә бәйрәм чарасы узды.
Алып баручылар катнашучыларга бәйрәм тарихы турында сөйләделәр. Аннан соң, күңелле конкурслар һәм кызыклы биремнәр оештырылды.
Чараның тантаналы өлеш ахырында алып баручылар барлык катнашучыларга тынычлык, татулык һәм мәхәббәт теләделәр. Бәйрәмнең дәвамы булып "Веста" үзәге белгечләре тарафыннан төрле иҗат һәм уен мәйданчыклары оештырылды.