Бүген Яшел Үзән "Гнездышко" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр.
Бәйрәм җылы, дустанә атмосферада үтте. Приютта тәрбияләнүчеләр бәйгеләрдә катнашты, табышмакларга, викторина сорауларына җавап бирделәр.
Педагог сүзләренчә, балаларга чара бик ошады.