Казанның Арча зиратында Михаил Девятаевка 100 яшь туу уңаеннан митинг оештырылды

2017 елның 8 июле, шимбә

Казан Арча зираты Бөек Ватан сугышы Мемориаль комплексында Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевка 100 яшь туу уңаеннан митинг узды.

Митингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Мөбарәкшин, "Татарстан Геройлары" республика иҗтимагый оешмасы рәисе Илдус Мостюков, шулай ук очучылар һәм ветераннар катнашты.

Чарада 100 дән артык кеше җыелган иде.

Митинг Герой каберенә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International