Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгечләре Лилия Ахмедшина һәм Эльмира Якупова 8 нче социаль участогында балигъ булмаганнар арасында "Гаилә кыйммәтләре" дәресе үткәрде.
Чараның максаты – үз гаиләңә мәхәббәт, горурлык, ихтирам тәрбияләү.
Дәрес башында белгечләр Петр һәм Феврония турында сөйләде. Аннары балаларга викторинада катнашырга тәкъдим иттеләр. Ике командага бүленеп, катнашучылар бик теләп викторина сорауларына җавап бирде, гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә алды.