Бөгелмәдә узган вакансияләр ярминкәсендә 6 кеше эшкә урнашу өчен юллама алды

2017 елның 12 июле, чәршәмбе

Кичә Бөгелмә эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.

Чарада “ВестЛайн" ҖЧҖ, "Бөгелмә-Водоканал" ҖЧҖ кадрлар хезмәте хезмәткәрләре катнашты. Эш бирүчеләр бухгалтер, баш бухгалтер, кадрлар буенча инспектор кебек вакантлы эш урыннары тәкъдим иткән.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 26 кеше булган, шуларның 6сы эшкә юллама алган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International