«Барыбыз бергә булдырабыз» Республика проекытын тормышка ашыру кысаларында «Үзем эшли алам, үзем булдырам» һөнәри юнәлеш бирү юнәлешендә Питрәч «Шатлык» приютында тәрбияләнучеләр тәрбиячеләре Апакимова Р.Х. белән бергәләп гаилә белән ял итү өчен приют территориясендә "Балалар паркы» булдыру эшен дәвам итәләр.
Балалар шатланып петуния чәчәге утыртылган чүлмәкләр белән ял итү паркын бизәделәр. Тәрбияләнүчеләрнең бу шөгыле киләчәк тормышларында ярдәм итәр, хезмәткә мәхәббәт, табигатькә сакчыл караш тәрбияләр.