2017 елның 7 нче июлендә “Социаль туризм» программасы кысаларында Балтач «Наз» тернәкләндерү бүлекчәсендәге тернәкләнү узучы пенсионерлар һәм мөмкинлеге чикле кешеләр Чепьяда урнашкан «Халыклар дуслыгы» музеена сәяхәт кылдылар.
Музей директоры Галиев Гарифҗан Галиевич музей заллары буенча тарихи язмалар, фотосүрәтләр буенча бу якның тарихы, шул җирлектә яшәгән халыкларның тормыш-көнкүреше турында сөйләде. Шулай ук ул сугыш ветераны буларак дәхшәтле сугыш вакыйгаларына да тукталды.
Китәр алдыннан өлкәннәр һәм мөмкинлеге чикле кешеләр музей хезмәткәрләренә теләк, тәкъдимнәрен җиткерделәр. Тернәкләнүчеләргә әлеге сәяхәтләр туган ягыбыз тарихы турында өстәмә мәгълүмәт тупларга мөмкинлек бирә.