Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында "Гнездышко" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагылар өчен Яшел Үзән шәһ. №58 янгын сүндерү бүлеге музеена экскурсия оештырылды.
Балалар зур кызыксыну белән экскурсоводны тыңлады. Ул Яшел Үзән районында коткару, янгын хезмәтенең тарихы турында сөйләде.
Приют карамагындагы балалар янгын сүндерү техникасы фоторәсемнәрен, җиһазлар һәм картиналар карады, экспонатлар белән танышты.