ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2017 ел
җомга

"Мирас" патриотик программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Наталья Бахтигареева "Мин һәм минем Ватаным" дип исемләнгән чара үткәрде.

 

 

Балаларга патриотик тәрбия бирү максаты белән, Яр Чаллы “Асылташ" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен Яр Чаллы шәһәре тарих-туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырылды.

 

 

 

Лениногорск "Башлангыч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясенә кушылды.

 

 

"7-Я" гаилә клубы эше кысаларында Яр Чаллы "Ышаныч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге территориясендә балалары булган гаиләләр өчен һава еланы ясау буенча мавыктыргыч мастер-класс узды.

 

Кичә Бөгелмә “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Попечительләр советының киңәйтелгән утырышы узды. Әлеге чарада Дәүләт Советы рәисе урынбасары, "Мәрхәмәт – Милосердие" депутатлар төркеме җитәкчесе Татьяна Ларионова һәм ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашты.

 

Бүген Баулы "Гаилә" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Попечительләр советының киңәйтелгән утырышы узды.

 


10
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 10 августында урта һөнәри уку йортларын тәмамаучылар өчен буш эш урыннары ярминкәсе үткәрелде. Аңа мәшгульлек үзәгендә теркәлгән   гражданнар белән беррәттән,  эш табарга теләгән шәһәр халкы да  килде.

 

 

8 һәм 10 августта Зәйдә инвалидларны эшкә урнаштыру буенча Эшче төркеменең чираттагы утырышы узды. Аның эшендә район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, идарә, бюджет һәм хезмәт күрсәтүче оешмалары җитәкчеләре катнашты.

 

Бүген, 10 августта Мамадыш шәһәрендә Красная горка авыл җирлеге шәхси эшмәкәрләре белән эшлекле киңәшмә узды. Әлеге чарада инвалидларны эш белән тәэмин итү өлкәсендә дәүләт гарантияләре күрсәтү, программаларын инвалидларны тернәкләндерү буенча индивидуаль пррограммаларны гамәлгә ашыру һәм хезмәт законнарын саклау сораулары каралды.

 

 

Кукмара "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында булдылар. Биредә белгечләр лозоплетения технологияләре буенча мастер-класс үткәрде.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International