Приют карамагындагылар өчен тарих–туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырылды

2017 елның 11 августы, җомга

Балаларга патриотик тәрбия бирү максаты белән, Яр Чаллы “Асылташ" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен Яр Чаллы шәһәре тарих-туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырылды.

Балалар КамАЗ төзелеше турында фильм карады, шәһәр тарихы белән танышты.

Экскурсия ахырында балалар шәһәр рәссамнары оештырган картиналар күргәзмәсендә булды.

Тәрбияче Ирина Дмитриева сүзләренчә, балалар рәхәтләнеп күңел ачты, экскурсоводларга рәхмәтен белдерде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International