Яр Чаллыда вакантлы эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясалды

2017 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

2017 елның 10 августында урта һөнәри уку йортларын тәмамаучылар өчен буш эш урыннары ярминкәсе үткәрелде. Аңа мәшгульлек үзәгендә теркәлгән   гражданнар белән беррәттән,  эш табарга теләгән шәһәр халкы да  килде.

Чараның эшендә шәһәрнең 17  оешмасыннан кадрлар белән эшләүче белгечләр катнашты, шулар арасында  ҖЧҖ “РариТЭК Сервис компаниясе”, ААҖ “Чаллы-Лада”, ЯАҖ “ПТФК ЗТЭО”, ЯАҖ “Кама Металлоконструкцияләр заводы” “ТЭМПО”, ҖЧҖ “Евросеть-Ритэйл”, ҖЧҖ ПКФ “ТристМонтажник”, ПАҖ “КАМАЗ “Пресс рам заводы”, ПАҖ  “КАМАЗ” Тимерчелек заводы, ҖЧҖ “Кама бекон” һ.б.

Эш бирүчеләр барлыгы 220 буш эш  урыны тәкъдим итте: инженер-конструктор, электр җиһазы буенча инженер конструктор, хезмәтне саклау буенча инженер, инженер-технолог, тәэмин итү буенча инженер, юрист, ялкын белән кисү операторы, запас часть сату буенча менеджер, лаборант-микробиолог, тендерлар буенча белгеч, клиентлар сервисы белгече, машина йөртүче, электрон санау һәм санау машиналары операторы, электрончы-көйләүче, пешекче, төяү җайланмасы йөртүче, слесарь-инструментальщик һ.б.

Моннан тыш килүчеләр игътибарына Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге тәкъдим иткән буш эш урыннары тупланмасы тәкъдим ителде.  Бүгенге көндә анда барлыгы 6000 буш эш урыны теркәлгән.

Ярминкәгә 123 кеше килде, шуның 53е укуны тәмамлаучы. Барлыгы 22 кешегә алга таба ярминкәдә катнашкан  оешмаларның вакантлы эш урыннарына урнашу өчен юллама бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International