Бүген Баулы "Гаилә" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Попечительләр советының киңәйтелгән утырышы узды.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, "Мәрхәмәт – Милосердие" депутат төркеме җитәкчесе Татьяна Ларионова, Татарстан Дәүләт советы депутаты Ирек Салихов һәм ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашты.
Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин белән бергә кунаклар "Гаилә" приюты карамагындагы балалар белән аралашты, "Бергә булдырабыз" республика проекты кысаларында учреждениедәге капремонт эше белән танышты.
"Бергә булдырабыз" проекты кысаларында учреждениедә ремонт башкарылган һәм бүлмәләр җиһазланган. Барлыгы башкарылган эшләргә һәм сатып алынган җиһазлар өчен 4,5 млн. сум акча тоттылган. Татьяна Ларионова барлык иганәчеләргә, приютка үз өлешен кертүчеләргә рәхмәтен белдерде.