Кукмара "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында булдылар. Биредә белгечләр лозоплетения технологияләре буенча мастер-класс үткәрде.
Әлеге чара "Бергә булдырабыз" проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.
"Шәфкать" үзәгенең социаль педагогы Наилә Турова сүзләренчә, балалар зур кызыксыну белән кунакларны тыңлады һәм мастер-класста катнашты.