"Мирас" патриотик программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Наталья Бахтигареева "Мин һәм минем Ватаным" дип исемләнгән чара үткәрде.
Чарада социаль адаптациядә авырлыклары булган 8 бала катнашты.
Чара башында Татарстан Республикасы турында тематик әңгәмә уздырылды һәм видеофильм күрсәтелде. Шуннан соң белгечләр балалар белән бергә "Җиңү Паркы"на барды.