"Үзеңә ышан" хокук бозуларны кисәтү программа кысаларында Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль эш буенча белгече шәхси эшмәкәр Ленар Усманов белән бергә 10 балигъ булмаган бала өчен ат ишегалдына экскурсия оештырылды. Чара балигъ булмаганнар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, хокук бозулар санын киметүгә юнәлдерелгән
Чарада катнашучылар ат ашаттылар, атка атланып йореп карадылар. Шулай ук әлеге программа кысаларында "Өмет" үзәге социаль педагогы "Бәхәсле раслау", "Ассоциация" тренингларын үткәреде.