Бүген, 2017нче елның 24нче августында Азнакай муниципаль районында Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров, район башлыгы урынбасары Нәҗәт Нәгыймов, шулай ук Азнакай районы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында Координацион советның хезмәтне яклау буенча киңәйтелгән утырышы булып узды.
Киңәшмәдә производствода булган бәхетсезлек очракларын профилактикалау, хезмәт шартларын махсус бәяләүне активлаштыру мәсьәләләре каралды.
Катнашучыларга производство өлкәсендә булган имгәнү очракларын профилактикалау турында фильм күрсәтелде. Марат Гафаров киңәшмәдә катнашучыларны бүгенге көндә Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсенең торышы белән таныштырды. Башкарма комитетның хезмәтне саклау буенча белгече Рамиль Гатиятуллин Азнакай районында хезмәтне саклау шартлары турында сөйләде, оешмаларда хезмәт сакланышы шартларын яхшырту буенча уздырылган чараларны азсызыклап узды.
Киңәшмәдә катнашучыларга белешмә материаллар таратылды.
Соңыннан хезмәтне саклау буенча Координацион совет әгъзалары төзелеш объектларына чыктылар.