Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче Равил Гайнетдиновны 80 яшьлек юбилее белән котладылар.
Юбилярны йорт-интернаты директоры Тәнзилә Васильева һәм хезмәт буенча инструктор Юлия Иванова котладылар. Алар интернат ашханәсендә махсус пешерелгән пирог тапшырдылар, чәй эчеп күңелле итеп сөйләштеләр.