Шушы көннәрдә Зәй районында «Дари тепло своей души!» дигән хәйрия акциясе узды. Акция алдыннан хәйриячеләр, шәхси эшмәкәрләрдән табигый ярдәм күрсәтү (кием, аяк киеме, йомшак уенчыклар, канцеляр товарлар җыю) оештырылды.
Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.
Чирмешән эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Казан "Бинк" социаль-эш клубы профконсультанты белән берлектә Күтәмә һәм Лашман мәктәбе укучыларына һөнәри юнәлеш бирүче хезмәтләр күрсәтте.
Менделеевск "Өмет Яры" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль тәэмин итү бүлегендә социаль хезмәткәрләр белән янгын куркынычсызлыгы буенча тематик әңгәмә уздырылды.
Кичә Минзәлә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мобиль офисы тикшерү изоляторына барды, биредә азат ителүчеләргә һөнәри юнәлеш бирү буенча хезмәтләр күрсәтелде.
Кичә Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль ярдәм белгече Гөлзада Вагаповна Югары Искубаш авылына эш сәфәре оештырды. Биредә 5 социаль хезмәт алучы өчен "Скандинав йөреше" технологиясе буенча чара үткәрелде.
Кукмара "Мәрхәмәт" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен социаль педагог Наилей Турова Кукмара туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырды.
15 ноябрь көнне “Шатлык” приютында тәрбияләнүче кече яшьтәге балалар тәрбияче Тимофеева И.А. белән пластилиннан “Үрдәк” ясадылар.
Шушы көннәрдә Яр Чаллы "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә дартс һәм шашка буенча ярышлар уздырылды. Чарада 56 инвалид бала катнашты.
Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 14 нче октябрь көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 11 592 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 9 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,56% күрсәткечен тәшкил итте.