Чирмешән эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Казан "Бинк" социаль-эш клубы профконсультанты белән берлектә Күтәмә һәм Лашман мәктәбе укучыларына һөнәри юнәлеш бирүче хезмәтләр күрсәтте.
Чара барышында 99 өлкән сыйныф укучылары тест үтте, хезмәт базарында ихтыяҗы зур булган белгечлекләр турында белде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ел башыннан халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан 667 балигъ булмаган гражданнарга һөнәри юнәлеш бирүче хезмәтләр күрсәтелде.