Менделеевск "Өмет Яры" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль тәэмин итү бүлегендә социаль хезмәткәрләр белән янгын куркынычсызлыгы буенча тематик әңгәмә уздырылды.
Очрашуда катнашучыларга янгын куркынычсызлыгы гомуми таләпләрен искәрттеләр, шулай ук ут сүндергече куллану кагыйдәләре белән таныштырдылар.