ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Балигъ булмаганнар арасында көч куллану һәм мәрхәмәтсез карашны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Кама " гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Наталья Емельянова тарафыннан Шингальчи авылында36 яшүсмер арасында төркемле психодиагностика үткәрелде.

 

"Россия Балалары-2017" ведомствоара комплекслы оператив-профилактик операция кысаларында Кама Тамагы "Богородский рай" гаилә һәм балаларга комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге педагогы Алия Айсина балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән социаль-профилактик тренинг үткәрде.

 

"Клуб именинников" программасы кысаларында Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Эльмира Гарафутдинова "Кукмара Волонтеры" иреклеләр берләшмәсе белән бергә күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдән балалар өчен хәйрия төшке ашы оештырылды.

 

Социаль яктан имин булмаган балалы гаиләләрне ачыклау системасын тормышка ашыру кысаларында Тукай "Шәфкать" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе профилактикалау системасы белән берлектә түгәрәк өстәл оештырды.

 

 

Кукмара халыкка социаль ярдэм күрсэтү үзәге белгечләре Шайдуллина Ленара Вильсор кызы һәм Гарафутдинова Эльмира Равиль кызы   ведомствоара  “Таң” исемле программасы буенча Кукмара муниципаль район шифаханәсендә йөкле хатын-кызлар белән очрашу үткәрде, аның төп темасы “Ата-аналар һәм балалар арасында конфликт”.

 

Тәмәке тартудан баш тарту көне кысаларында "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге карамагындагылар 3 нче мәктәпнең волонтерлары белән берлектә шәһәр урамнарында "Тәмәке тарту модалы түгел" дигән флешмоб оештырдылар.

 

 

"Радуга" клубы эшчәнлеге кысаларында Буа "Гармония" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре Җирлекара үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдән балалар өчен Аналар Көненә багышланган чара оештырдылар.

 

Бөгелмә "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында ял көннәрен волонтерлар белән үткәрү күркәм традициягә әверелде. Бу юлы приют карамагындагы балаларга кунакка "ТНГ-Групп" яшьләр иреклеләр отряды вәкилләре килде.

 

Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган балалар истәлегенә шәмнәр кабыздылар.

 

Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге Мобиль бригадасы Кукмарада яшәүче 3 төркем инвалиды Сания Гусманова янына барды. 15 ноябрь көнне аңа 80 яшь тулды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International