Кичә Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль ярдәм белгече Гөлзада Вагаповна Югары Искубаш авылына эш сәфәре оештырды. Биредә 5 социаль хезмәт алучы өчен "Скандинав йөреше" технологиясе буенча чара үткәрелде.
"Скандинав йөреше белән теләсә кайсы урында шөгыльләнергә була, - дип сөйли оештыручы. – Ул сәламәтлек саклап калу өчен бик файдалы".