Шушы көннәрдә Яр Чаллы "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә дартс һәм шашка буенча ярышлар уздырылды. Чарада 56 инвалид бала катнашты.
"Балалар азарты белән катнашучылар үзләренең сәләте һәм мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Иң кечкенә катнашучылар рәсем ясау сәләтен күрсәтте, ахырда барлык катнашучыларга да таталы бүләкләр тапшырылды".