Кичә Чистай эш белән тәэмин итү үзәгендә социаль хезмәт күрсәтү учрежденияләре һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге арасында хезмәттәшлекне оештыру турында фикер алышу буенча түгәрәк өстәл үткәрелде.
23-24 ноябрьдә Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәге профконсультанты 19 һәм 2 нче мәктәбенең 8 сыйныф укучыларына һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырды.
Бүген Министрлыкта өчьяклы Республика комиссиясе каршындагы хезмәт хакы түләү, халыкның кереме һәм тормыш дәрәҗәсе буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.
Бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова якынлашып килүче Әниләр Көне уңаеннан "Татарстан-Яңа гасыр" телеканалында «Здравствуйте» программасында катнашты.
Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән һөнәри юнәлеш бирүче чаралар үткәрә. Әйтик, шушы көннәрдә 11 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр "Һөнәрләр Калейдоскобы" кинотеатрында булды.
Арча тернәкләндерү үзәгендә мәктәп яшендәге балалар арасында һөнәри юнәлеш бирү эше дәвам итә. Менә бүген дә балалар " Светофор" автомәктәбендә булдылар. Әлбәттә барлык егетләр, ә хәзер инде кызлар да үзләре машина йөртергә хыялланалар.Чөнки хәзерге заманда бу бик мөһим.
Кичә Бөгелмә "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә Әниләр Көненә багышланган чара узды.
.
Бөгелмә "Радуга" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологлары Ольга Колганова һәм Равия Хәйретдинова БППК студентлары белән бергә мәктәп укучылары һәм яшүсмерләр арасында наркоманияне профилактикалуга юнәлдерелгән акция үткәрде.
Әниләр Көне алдыннан Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгеч Р. Хафизова 7-нче номерлы социаль участогында социаль ярдәм алучы гаиләләр өчен чара үткәрде.
Бөгелмә "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә Кудашев урта мәктәбе укучылары белгеч Зөлфия Ибраһимова һәм социаль хезмәткәр Дилфүзә Набиева җитәкчелегендә әниләр көненә багышланган чара үткәрде.