Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән һөнәри юнәлеш бирүче чаралар үткәрә. Әйтик, шушы көннәрдә 11 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр "Һөнәрләр Калейдоскобы" кинотеатрында булды.
Балалар уен формасында эшче һөнәре белән танышты, мини-конкурсларда катнашты. Аннары халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре презентация ярдәмендә эшче һөнәрләр турында сөйләде.